Кошлар да бер шулай таралалар, Сау бул инде, туган оябыз! (исполнитель: Dанир Sабиров)

Кошлар да бер шулай таралалар,
Сау бул инде, туган оябыз!
Офыкларга карап очар өчен
Иңнәрдә без канат тоябыз.

Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары;
Күңелләрдә гомерлеккә калыр
Шушы соңгы моңлы чыңлавы.
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары!..

Зур юлларга безне чыгардың син,
Күңелләргә бирдең омтылыш.
Соңгы кынгырау булсын беренчесе,
Син каршыла безне, зур тормыш.

Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары;
Онытылмас, кая юл тотсак та,
Сагындырыр таныш чыңлавы.
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары!..

Алда әле заман имтиханы,
Күп сынаулар әле үтәсе;
Максатларга әле ирешәсе,
Хыялларны чынлык итәсе!

Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары;
Киләчәккә безне озатканда
Онытылмас дәртле чыңлавы.
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары!..
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Enemy это world of warcraft  Is Your Love Big Enough Lianne La Havas  Touch Radio Edit Slam DJ s Feat Zeni  Alone Again Alyssa Reid ft Jump Smokers  My heart will go on Sungha Jung Titanic  Drop It Dubb Feat Cali Swag District  Daram Ashegh Misham 2013 Vahid Hajitabar 
О чем песня
Dанир Sабиров - Кошлар да бер шулай таралалар, Сау бул инде, туган оябыз!?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен