Дусларыма (Айгөл Вәлиуллина сүзләре, Риваль (исполнитель: Ильмир Арсланов)
https:/ [bad word] yana_zhyrlar_ham_kotlaular Айгөл Вәлиуллина сүзләре, Риваль Хисматуллин көе. Аранжировка, тавыш яздыру, сведение - Ильдус Дәүләнов. Дустың булса тау күчереп Була, диләр татарда. Усаллардан, үчлеләрдән Дуслар кирәк якларга. Әй, дусларым -дускайларым! Дусларым-бәгыръләрем ! Бергә чаклар -рәхәт чаклар , Белик лә кадерләрен Күңелләрең күтәрелеп, Шатланганда дус кирәк. Кайгыларны бүлешкәндә Якын дуслар зур терәк. Дуслар белән шаярышып, Онытылып җырлыйм-көләм. Кошлар канат белән көчле, Кеше көчле дус белән! Чын дусларның арасына Кермәсен ачы җилләр. Сез дусларым -чын дусларым, Юк сезгә җирдә тиңнәр.