"Болгарым-Казаным" [.comclubmaidan] (исполнитель: Этногруппа "Риваять")

Син минем үз илем – 
Болгарым – Казаным            
Гасырлар-чор аша                 
Ишетәм азаның.                   

Шул аваз, шул аһәң   
Көч бирэ яшәргә.    
Болгарым яшәрә.    
Казаным яшәрә.       

Син исән син бакый. 
Язмышым язганым.           
Үткәнем – Болгарым. 
Бүгенем – Казаным!    

Көч алып чорлардан. 
Уллардан-кызлардан 
Болгарым – Казаным 
Шаула син җырларда. 
Данлан син җырларда! (2 куплета)

Чал Болгар өстендә  
Көмеш ай нурлана:  
Казаным ак даның  
Таралсын дөньяга.

И кодрәтле, и шөһрәтле Аллаһе Тәгалә! Изге ният белән кылган догаларыбызны кабул әйлә! Улларың-кызларыңа үткәнебезне бүгенгә бәйләрлек, тарихыбызны дөрес бәһаләрлек камил акыл, зирәк зиһен, көч-кодрәт бир. Ил-көнебез тыныч, имин булып, халкыбыз хөр-ирекле илдә гомер кичсә иде. Амин!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Я хочу танцывать  Ночь по улицам пошла  Кафе на пресне  Love Trial(Cover by Sati Akura)  Nur Die Hoffnung Nicht Только не надейся  To Fonazo  Красивый парен 
О чем песня
Этногруппа "Риваять" - "Болгарым-Казаным" [.comclubmaidan]?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен