Яратасын (Фэнэвис Дэулэтбаев суз. Руслан Шарапов кое) (исполнитель: Руслан Шарапов)

Яратасың! 

Яратасың.Сиздермисең генә. 
Ачылуны кирәк тапмыйсың. 
Мәхәббәтне бөек сергә тиңләп 
Күңелеңдә аны саклыйсың. 

Яратасың.Яшерәсең генә. 
Белми диеп ахры уйлыйсың. 
Хисләреңне читләр сизмәсенгә 
Шыпырт кына миңа юллыйсың. 

Яратасың.Моңа бер шигем юк. 
Сизеп торам йөрәк җылыңны. 
Якынлыгың күптән тоеп яшим, 
Сузмасаң да миңа кулыңны. 

Яратасың шау-шу куптармыйча, 
Күңелеңнән,иркәм,эчеңнән. 
Дөрләп торган кайнар мәхәббәтне 
Тоеп яшим,иркәм,мин синнән. 

Яратасың.Карашыңа чыккан. 
Нурланып ул балкый йөзеңдә. 
Яратасың,син яраткан кебек 
Яратам Матурым үзем дә!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Ой Христос  День победы 1 9мая  02 - А на меньшее я не согласен  Радость Моя Убийцы  Максатыма таянам  Inhale feat Aleah Xerxes  Суббота раз два три Fast ft Kaby BRM 
О чем песня
Руслан Шарапов - Яратасын (Фэнэвис Дэулэтбаев суз. Руслан Шарапов кое)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен