Рәйхан (исполнитель: Рашид Вагапов)
Аклы ситсы күлмәгеңнең
Якаларын кем уйган?
Ооо, Рәйхан, исемең кемнәр куйган,
Сине күреп кем туйган?
Аклы ситсы күлмәгеңнең
Таба алмадым ишләрен;
Ооо, гомерем буйларына, Рәйхан,
Оныта алмасам нишләрмен?!
Ооо, Рәйхан, исемең кемнәр куйган,
Сине күреп кем туйган?