Барам, барам чишмэлэргэ, муз. Азат Хусаинов (исполнитель: Зухра Миназова)

Ага чишмә сулары —
Бик салкын тамчылары.
Кайчанга кадәре барыр
Йөрәгем ярсулары?

Барам, барам чишмәләргә,
Тутырам чиләкләрем.
Чиләкләремдә тулган су
— Ник яна йөрәкләрем?

Уйлар уйлап, сукмак буйлап
Чайкала чиләкләрем.
Изге минем ниятләрем,
Ай, назлы теләкләрем.

Барам, барам чишмәләргә,
Тутырам чиләкләрем.
Чиләкләремдә тулган су
— Ник яна йөрәкләрем?

Чиләгемдәге сулардай
Саф минем теләкләрем.
Назлы мәхәббәтем белән
Тым-тулы чиләкләрем.

Барам, барам чишмәләргә,
Тутырам чиләкләрем.
Чиләкләремдә тулган су
— Ник яна йөрәкләрем?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Утыр эле эни яннарыма  Лабутен  Gintama rus  Gintama OP 15  Ikon climax  Блум Винкс  Север (Города и Числа) 9  Наверное это и есть любовь 
О чем песня
Зухра Миназова - Барам, барам чишмэлэргэ, муз. Азат Хусаинов?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен