Таңдан искән җилләр кебек, Гомерләр узып (исполнитель: Диля Нигматуллина и Булат Нигматуллин)

Таңдан искән җилләр кебек,
Гомерләр узып бара.
Безнең гомер әйтерсең лә
Күз ачып йомган ара.
Тәгәри гомер йомгагы,
Юлларны саный-саный.
Тотам димә ул йомгакны,
Тәгәри, һич туктамый.

Безнең гомер - чишмә четрәве ул,
Кайтавазы ерак язларның.
Безнең гомер - күкләр күкрәве ул,
Моң-сагышы киек казларның...

Ашкынабыз... Безнең гомер
Гел тоташ бәйрәм түгел.
Узган гомерләрне уйлап,
Моңлана кайчак күңел.
Ни булса да, безгә гомер
Тик бер генә бирелә.
Гомер - мизгел,
Шул мизгелнең кадерләрен бел генә.

Безнең гомер - чишмә четрәве ул,
Кайтавазы ерак язларның.
Безнең гомер - күкләр күкрәве ул,
Моң-сагышы киек казларның...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Домино лечись со мной  Я хочу всю ночь танцевать Kristina Si  Ридо ридо  Оу74 мама марихуанна  4ре апреля-не убежать  Я буду жить для Тебя хочу быть только с Тобой  Фортуна лотерея 
О чем песня
Диля Нигматуллина и Булат Нигматуллин - Таңдан искән җилләр кебек, Гомерләр узып?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен