Яна ел телэклэре...Гульфия Шакирова суз, Сайдаш Хасанзянов муз, аранжировка+сведение Айнура Айданова (исполнитель: Айгуль(Аниса) Сагеева)
Сафлык өстәп күңелләргә, Кар ява-теләк ява. Энҗе карның аклыгына, Күмелгән бөтен һава. КУШЫМТА: Алып килсен бәхетен дә, Кешеләргә шатлыгын. Сәламәтлек,озын гомер, Сый-хөрмәтен,байлыгын. Иртәнге көн бүгенгедән, Яхшырак булсын иде. Безгә дигән,уңышлары, Көтепләр торсын иде. Миңа,сиңа,бар җиһанга, Юллыйбыз изге теләк. Матур сүзләр,елмаюлар, Булсын иде күберәк.