Хыянәт ачысы (Айгөл Вәлиуллина сүзләре, Риваль Хисматуллин көе) (исполнитель: Ильвина)

1. Таптадың гөлләрне, яр иттең кемнәрне?
Сагышлар куленә төшердең... 
Өздең бит бәгырем, белмәдең кадерем, 
Ялганны мин әле төшендем. 

Кушымта:
Таңнарым аталмый, төннәрем үтәлми, 
Җилләргә таралды мәхәббәт... 
Тәннәрем өшеде, ни булды төшендер? 
Нишләттең син мине хыянәт.

2. Хыянәт камчысы, сөюнең каршысы, 
Әйләнде мәхәббәт корабы. 
Яшәвем язларсыз, кичләрем назларсыз, 
Ялгызлык чәчемне тарады. 

3. Яшеннең утлары, кадалды уклары, 
Ялганның ачысы ямандыр. 
Язмышлар учагы, салкындыр кочагы, 
Ялгызым янарга калгандыр.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Rain on you Parade-Duffy  Я разрешаю  All Or Nothing feat Bunji Garlin  Ак ерке  Drunk on love  А он мне нравится нравится нравится  Николаев Первая причина это ТЫ  Sam Tsui - King of Anything 
О чем песня
Ильвина - Хыянәт ачысы (Айгөл Вәлиуллина сүзләре, Риваль Хисматуллин көе)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен