Елатма (исполнитель: Чулпан Низамова)

1.Бүген тагын еладым 
- Күзләрдән яшьләр тама.
 Җаным, сине уйладым, 
Йөрәгем уттай яна.
 Кердең дә куңелемә 
Йөрәккә яра салдың.
 Айлы төндә син мине,
 Белмим, нигә ташладың.
 Кушымта
: Елатма син, елатма мине,
 Яшьләрем күптән кипте.
 Үкенеп кире килсәң дә
, Әйләнеп кайтмам инде.
 2.Серле төндә очраштык без
 Йолдызлар атылганда.
 Күзләреңә карадым да
 Яраттым сине шунда.
 Шул мизгелдән йөрәгемә
 Кереп урнаштың, җаным.
 Йолдызларга карыйм да мин,
 Искә төшәсең тагын.
 3.Хәзер башка еламыйм,
 Әрнетмим йөрәгемне.
 Үткәннәрне уйламыйм,
 Онытам, җаным, сине.
 Соңгы яшьләрне сөрттем 
Күзләрдән тамган чакта.
 Тик куңел сыкрап куя, 
Йолдыз атылган чакта.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Хордаев друзьям  Хордаев друзья  Сура At-tin  Marry woman elvis prestley  Nrs czar schokk 1 klas  Florida-let it roll  Hani shaker 
О чем песня
Чулпан Низамова - Елатма?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен