Энкэем мендэрлэре(караоке) (исполнитель: Салават)

Әнкәемнең матур истәлеге
Туй бүләге – мамык мендәре.
Мендәрләргә, ахры, сеңеп калган
Әнкәемнең дога сүзләре.

Кушымта:
“Пар булыгыз балалар”, дип
Пар мендәрләр – әнкәй буләге.
Яши кебек мамык мендәрләрдә
Әнкәй рухы, изге теләге.

Туган җирем, сине сагынганда
Ишетәм мин казлар тавышын.
Үткәннәрне барлап хәтеремдә,
Балачакка кайтып барышым.

Кушымта

Каз йолыккач инеш буйларында
Әнкәм көзен мамык очырган.
Бәхет теләп ак мамыктан әнкәй
Безгә диеп мендәр тутырган.

Кушымта
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Голова что бы думать не кто не  Русский англиский  Я буду для тебя принцесса  Буду для тебя принцесса  Женский секс  Жеский секс  Amatory- два горизонта  Нет прекрасней для меня 
О чем песня
Салават - Энкэем мендэрлэре(караоке)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен