Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Көнләшмә, бәгърем, көнләшмә, Ник аңламыйсың мине? Хыялымда да башкаларга Алмаштырмыйм мин сине. Син генә минем уемда, Кешем юк синнән якын. Аерылу мөмкин түгел, Без-бер учак, бер ялкын. Ник телгәлисең җаныңны, Ник көнләшәсең инде? Без-бер учак, бер ялкын, Беркемгә бирмәм сине. Карама кеше сүзенә, Сөендермә дошманны. Боегып калма, хафаланма, Булмыйк гайбәт корбаны.