Сагыну (кавер) (исполнитель: Никитина Виктория)

Әткәем мин сине төшләремдә күрдем,
Әнкәй бәгърем сине исемә төшердем.
Мин бит сезне һаман сагынып яшим,
Үткән еллар кайтмас булса да...
Ничек соң яшәргә, түзәргә –түзәргә,
Йөрәгемә авыр булса да?!
Ничек соң яшәргә, түзәргә-түзәргә,
Сагынуларың чиктән ашса да?!
Хисләремдә минем туып-үскән җирем,
Хәтеремдә синең “улым” дигән сүзең.
Әнкәемнең назлы кочагында
Үксепләр бер генә елар идем...
Ничек соң түзәргә, кемнәргә сөйләргә,
Йөрәгемнең хисен сезләргә.
Ничек соң түзәргә, кемнәргә сөйләргә,
Йөрәгемнең хисен сезләргә.
Әткәем мин сине төшләремдә күрәм,
Әнкәем мин сине исемә төшерәм.
Ничек соң мин сездән башка яшим,
Кайгыларымны кемнәргә сөйлим?!
Ничек соң түзәргә, йөрәк әрнүләргә?!
Ходай ярдәм бирсен безләргә.
Ничек соң түзәргә, йөрәк әрнүләргә?!
Ходай ярдәм бирсен безләргә.
Ничек соң түзәргә, йөрәк әрнүләргә?!
Ходай ярдәм бирсен безләргә...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Uzeyir Mehdizade Men Olenden Sonra 2012 HaBiL 055  Осенний Блюз Marik J feat Zorg  Хеталия и страны оси украина  Ты мне сегодня Лето подари Kirill  Мэйнд ин да Раша Рэп Revolution Сережа Местный  12 Первое Слово ПТАХА aka ЗАНУДА  Я влюбился в интернет Act1ones ft Inna Karpenko 
О чем песня
Никитина Виктория - Сагыну (кавер)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен