№ 02. ... Гөлшат Зәйнәшева (исполнитель: Җырлый:Ильяс Халиков (1983.08.03)...)

/«Зәңгәр шәл» мелодрамасыннан/

Дусларым, каңгырып кайттым,
 Дусларым, ерак илләрдән,
 Шахтерлар — батыр егетләр,
 Дусларым, сәлам әйттеләр:
 Матур кызларга, якын дусларга,
 Син дә, кодача, өлешсез калма…

Анда юк урак, анда юк сабан,
 Анда икмәкне алалар сатып.
 Эшчеләр санын номерлар тагып,
 Меңәрләп кенә саныйлар анда.

Сөйгән яр, бәгырем, хәлеңне,
 Сөйгән яр, белә алмыйча,
 Зарыгып, үскән җирләргә,
 Зарыгып чит-ят илләрдә
 Сәгатьләр үтте ай-еллар булып,
 Раушандай йөзен күрә алмыйча.

Анда юк урак, анда юк сабан,
 Анда икмәкне алалар сатып.
 Эшчеләр санын номерлар тагып,
 Меңәрләп кенә саныйлар анда.

Егетләр, мин йөргән җирләр,
 Егетләр, мин күргән илләр
 Еракта, җылы якларда.
 Еракта — кыш булмый анда.
 Батыр шахтерлар ай яктысында
 Тимер, күмерләр казыйлар анда.

Анда юк урак, анда юк сабан,
 Анда икмәкне алалар сатып.
 Эшчеләр санын номерлар тагып,
 Меңәрләп кенә саныйлар анда.

Менә шул таза эшчеләр
 Менә шул җирдә эшлиләр.
 Дусларым, нык билләренә,
 Дусларым, фонарьлар тагып,
 Тезләнеп ятып, тирән базларда,
 Кәйлә уйнатып, эшлиләр анда.

Анда юк урак, анда юк сабан,
 Анда икмәкне алалар сатып.
 Эшчеләр санын номерлар тагып,
 Меңәрләп кенә саныйлар анда.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Ретро птаха  Беркут- Аиша  Последний выстрел любви  Для тебя ани лорак  Enrique - hero  Love And Feeling Chet Faker  A-ha Summer Moved On  Итачи учиха 
О чем песня
Җырлый:Ильяс Халиков (1983.08.03)... - № 02. ... Гөлшат Зәйнәшева?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен