Яфрак яра урман (исполнитель: Илдар Гайнетдинов Айнур Ямуров)

Язлар үтте, инде җәйләр җитте,
Шау чәчәккә чумды туган як.
Үткән үте, киләчәкләр серле,
Була икән, дуслар, төрле чак.

Кушымта:
Яфрак яра урман, күктә сайрый тургай,
Яшерделәр кырлар, басулар.
Уйлар кинәт китәр, йөрәк сабыр итәр,
Калса калыр бары сагынулар.

Яна йөрәк... Күпме янар икән?
Басылмаса белмим нишләрмен.
Януларын баса алыр бәлки,
Чылтырап аккан суы чишмәнең.

Кушымта:

Олыгайгач нигә инде тагын
Туктый алмый йөрәк янудан?
Әллә инде яшьлегем хисләре
Кайтып килде микән яңадан..
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Nedonebo боль  Один шаг KeaM feat Вика Марченко  Влюбленный тот кто  Песня как дура плачу плачу  Riva Отпусти  Ты отведи где страсть слепа  Любимый город может спать спокойно Марик Бернес  В основе feat Эскимо 
О чем песня
Илдар Гайнетдинов Айнур Ямуров - Яфрак яра урман?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен