Бер күрешү үзе бер гомер (исполнитель: _Илназ Бах)

Якты дөньялардан туймасак та,
 Кабат туып булмый яңадан.
 Кеше бер кат туа, бер кат яши, 
Тик бер кабат китә дөньядан!
 Киләчәкне алдан белеп булмый,
 Кем гомере кайчан өзелер.
 Исәнлектә күбрәк күрешәек,
 Бер күрешү үзе бер гомер!!!
 Оҗмах булулары дөрестер ул, 
Бер киткәннәр кире кайтмыйлар.
 Нихәл диеп барып сорап булмый,
 Үзләре дә кайтып әйтмиләр!!!
 Киләчәкне алдан белеп булмый,
 Кем гомере кайчан өзелер. 
Исәнлектә күбрәк күрешәек,
 Бер күрешү үзе бер гомер!!!
 Күпме яшәсәк тә гомерләрне, 
Никтер язып булмый яңадан.
 Язмышлар бит безнең маңгайларга,
 Әнкәй сөте белән язылган!!!
 Киләчәкне алдан белеп булмый,
 Кем гомере кайчан өзелер.
 Исәнлектә күбрәк күрешәек,
 Бер күрешү үзе бер гомер!!!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
STILL ALONE Antrakt feat Цымбал  Шамиль басаев  Love Is Blind минус Donny Montell  Ленкаран  Фнаф 2 рус  Коробок круги  Тараканы A Reason For Hate 
О чем песня
_Илназ Бах - Бер күрешү үзе бер гомер?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен