Яфрак яра урман ( Минусовка ) (исполнитель: Айрат Сафин)

Язлар үтте, инде җәйләр җитте,
Шау чәчәккә чумды туган як.
Үткән үте, киләчәкләр серле,
Була икән, дуслар, төрле чак.

Кушымта:
Яфрак яра урман, күктә сайрый тургай,
Яшерделәр кырлар, басулар.
Уйлар кинәт китәр, йөрәк сабыр итәр,
Калса калыр бары сагынулар.

Яна йөрәк... Күпме янар икән?
Басылмаса белмим нишләрмен.
Януларын баса алыр бәлки,
Чылтырап аккан суы чишмәнең.

Кушымта:

Олыгайгач нигә инде тагын
Туктый алмый йөрәк янудан?
Әллә инде яшьлегем хисләре
Кайтып килде микән яңадан..
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
НЕ ГРУСТИ РОДНАЯ  Песня про рыбалку Тоня Брахтон  Алилуя битлс  I Left The Home I Diggidy feat Jenee  Queens of the stone age how to handle a rope - a lesson  Ой Вань глянь какие клоуны Высоцкий  Арсениум  Ретвит 
О чем песня
Айрат Сафин - Яфрак яра урман ( Минусовка )?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен