Жырлы-монлы язмышыбыз (исполнитель: Э.Сулейманова & И.Нагимова)

Син шатлансаң, мин сөенәм
Уңышлы көннәреңә
Үзем ай булырга риза
Караңгы төннәреңдә

Теләп кенә сулар сибәм
Үстергән гөлләреңә
Бары Бәхет кенә теләп юрыйм
Киләчәк көннәреңә

Җырга-моңга үрелеп
Бара безнең юллар да
Туган сыман икәү якын
Ышанычлы дусларда

Җырга-моңга үрелеп
Бара безнең юллар да
Тормышлар да җиңелерәк
Без икебез булганда

Анам сыман син кадерле
Ягымлы күз карашың
Тормыш борылышларында
Юл күрсәтеп барасың

Сеңелем диеп нык яратып 
Кочагыма аламын
Җан сердәшне,таянычны
Миндә таба аласың

Син шатлансаң, мин сөенәм
Уңышлы көннәреңә
Үзем ай булырга риза
Караңгы төннәреңдә

Теләп кенә сулар сибәм
Үстергән гөлләреңә
Бәхет кенә теләп юрыйм
Киләчәк көннәреңә
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
T1one ей нужен  Toki-no-Mukou-Maboroshi-no-Sora-Rus  The Perfect Life Fuck Buttons Remix Moby  MattyB - Somebody to Love  TRUTH GOLUBEVA  Вечно юный мир Лина Прохорова  You get me angela 
О чем песня
Э.Сулейманова & И.Нагимова - Жырлы-монлы язмышыбыз?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен