Салават авылым урамнары (исполнитель: Салават Фатхетдинов)

Таллары шаулый җилләрдә,
Көйли күрешү көен.
И минем туган авылым,
И минем туган өем.

Оныта алмыйм, онытмыйм
Авылым урамнарын —
Хәтер булып еракларга
Сузыла торганнарын.

Үз итеп яшәсәм дә мин
Илемнең башка ягын,
Авылымда көтеп тора
Күптәнге балачагым.

Оныта алмыйм, онытмыйм
Авылым урамнарын —
Хәтер булып еракларга
Сузыла торганнарын.

Рәхмәтемне белдерергә
Сүзләрем җитми минем.
Кырларың, урамнарың күк
Күңелең иркен синең.

Оныта алмыйм, онытмыйм
Авылым урамнарын —
Хәтер булып еракларга
Сузыла торганнарын.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Berry  Shattered Trading Yesterday  Home made freedom  9 марта  Eminem survial  Ella eyre if i go  Детройт 
О чем песня
Салават Фатхетдинов - Салават авылым урамнары?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен