Жырлыйм туган якта - Рәүф Багаутдинов Г.Фарукшин.М.Фарукшин,Р.Багаутдинов(баяннар) (исполнитель: Г. Фарухшин)

Ничек ташлап китим, ничек ятим итим
Сөн буенда үскән талларны.
Ага чишмәләр дә, белмим нишләргә дә-
Ташлап китә алмам аларны.

Китсәм туган яктан - читтә бәхет тапмам,
Яшәрмен гел җанны телгәләп.
Җырлыйм туган якта,
Җырлыйм сезнең хакта.
Каеннарым белән бергәләп.

Елашырлар инде, җырлашырлар инде-
Мин талларга туган диярлек.
Әгәр китсәм алар - өянкеләр, таллар
Китәчәкләр миңа ияреп.

Китсәм туган яктан - читтә бәхет тапмам,

Яшәрмен гел җанны телгәләп.
Җырлыйм туган якта,
Җырлыйм сезнең хакта.
Каеннарым белән бергәләп.

Туып- үскән шушы җирнең мин бер кошы
Китәргә дип канат кагынам.
Кайгы- шатылкларым, шатлык- сагышларым
Җибәрмәсләр туган ягымнан.

Китсәм туган яктан - читтә бәхет тапмам,
Яшәрмен гел җанны телгәләп.
Җырлыйм туган якта,
Җырлыйм сезнең хакта.
Каеннарым белән бергәләп.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
А сердце не спит сердце поёт  Песня из кока колы привет доброе утро мир  Молодая кровь мот  Я мандарин  Dj Seroff - Как ваши дела  ALPAVILLE  Самой Деним prod koF 
О чем песня
Г. Фарухшин - Жырлыйм туган якта - Рәүф Багаутдинов Г.Фарукшин.М.Фарукшин,Р.Багаутдинов(баяннар)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен