Гомерлэр зая узмасын (исполнитель: Зайнаб Фархетдинова, Зуфар Билалов)

Зифа Нагаева көе һәм сүзләре

Кояш җылысын тоймаса,
Ачылмый гөлләр.
Айның да йолдызы барга
Яктыра төннәр.

Беребез өчен беребез кирәк,
Бергә барыбер җиңелрәк.
Дөньялары ничек кенә
Авыр булмасын,
Пар канатларың сынмасын,
Гомерләр зая узмасын,
Кәккүкләр бар парлыларга
Гомер юрасын!

Парсыз гына кошлар да бит
Оя коралмый.
Елга да бит ике ярсыз
Елга булалмый.

Беребез өчен беребез кирәк,
Бергә барыбер җиңелрәк.
Дөньялары ничек кенә
Авыр булмасын,
Пар канатларың сынмасын,
Гомерләр зая узмасын,
Кәккүкләр бар парлыларга
Гомер юрасын!

Алда әле, алда булсын
Бәхет-шатлыгың!
Парлылыкны көтеп торсын
Тигез картлыгың!

Беребез өчен беребез кирәк,
Бергә барыбер җиңелрәк.
Дөньялары ничек кенә
Авыр булмасын,
Пар канатларың сынмасын,
Гомерләр зая узмасын,
Кәккүкләр бар парлыларга
Гомер юрасын!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Небеса-ладони минус Ани Лорак  B2K Uh Huh  Kylie Minogue Million Miles  B2K Gots Ta Be  B2K Why I Love You  B2K Baby Girl  B2K Bump Bump Bump  B2K Tease 
О чем песня
Зайнаб Фархетдинова, Зуфар Билалов - Гомерлэр зая узмасын?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен