Туган ягым - голлэр иле (исполнитель: Руслан Мухамадиев & Лейсан Мухаметдинова.)
Песня представлена сообществом "Иң шәп татарча җырлар" [bad word] TatarchaMusic Туган ягым — гөлләр иле, Гөлләр, сөмбелләр иле. Гөлгә кунып сайрап кына Үскән былбыллар иле. Гөлдән гөлгә серем сөйләп, Болыннарны буйладым. Туган якның гүзәллеген Мәңге күреп туймамын. Туган ягым — гөлләр иле, Гөлгә тиң таллар иле. Ефәк кебек сызылып кына Аткан ал таңнар иле. Гөлдән гөлгә серем сөйләп, Болыннарны буйладым. Туган якның гүзәллеген Мәңге күреп туймамын. Туган ягым — гөлләр иле, Борынгы Болгар иле. Бүген көрәштә, хезмәттә Җиңгән батырлар иле. Гөлдән гөлгә серем сөйләп, Болыннарны буйладым. Туган якның гүзәллеген Мәңге күреп туймамын.