Кит, кит, кит инде. Кил, кил, кил инде (исполнитель: татар кыз)

Бер бакчага йөргән идек
Кечкенә чагыбызда.
"Минем белән уйна" диеп
Бәйләна идең шунда.

Кит, кит, кит инде,
Бәләнмә инде!
Үзең генә уйна!
Янымда торма,
Кулымнан тотма!
Кирәк түгел син миңа!

Без мәктәптә укыганда
Гел елмайдың ерактан.
Хатларыңда, сүзләреңдә
Һаман бер сүз: "Яратам".

Кит, кит, кит инде,
Бәләнмә инде!
Башкаларга кара!
Янымда торма,
Кулымнан тотма!
Тиң түгел син миңа!

Ничә еллар сине шулай
Аңламыйча яшәдем.
Хушлашканда китердең син
Матур чәчәк бәйләмен.

- Саубул, җаным, мин китәм.
Бәхетле бул, күрешә алмабыз бүтән.

Кил, кил, кил инде,
Юксынам сине!
Янымда бул, иркәм!
Сызлана йөрәк,
Син генә кирәк!
Калдырма, үтенәм!

Кил, кил, кил инде,
Юксынам сине!
Янымда бул, иркәм!
Сызлана йөрәк,
Син генә кирәк!
Калдырма, үтенәм!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Депо-ночь  Ваше равенство - обман и ложь podval capella  Take Care Of You Cherokee  Не Сходи С Ума парень перепел Тимати Kreed  Дима monty  You are my obsession DJ Anton Arbuzov  Qara goz boy boy oglanlar Gulzara-Elnare  Perviz bulbule bir daha soyle 
О чем песня
татар кыз - Кит, кит, кит инде. Кил, кил, кил инде?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен