Мин сине соям куптэннэн (исполнитель: Филус Шангареев)

Оксана Ильюп көе һәм сүзләре,
Олег Зиннатуллин аранжировкасы,
баянда Илфат Шаехов

Мин сине сөйгәнмен күптәннән.

1. Күргән чакта сине тәүге таркыр
Мин аңлаган идем барын да.
Сине көткәнлеген йөрәгемнең
Сыкрап, янып типкән чагында.

К-та:
Ә мин сине һәрчак белә идем,
Төшләремдә микән күргәннән.
Төннәремдә балкыр йолдыз идең,
Мин сине сөйгәнмен күптәннән.

2. Күпме җырлар башкарылган инде
Тормышыма кинәт кердең дип.
Көтмәгәндә әллә кайдан килеп 
Яулап алдың күңел күген дип. 

К-та.

Тавышыңны, кайнар сулышыңны
Мин җырларда, гүя, ишеттем.
Күкрәгеңә башым салып тыңлыйм.
Бер моңга тиң йөрәк тибешең.

К-та:
Ә мин сине һәрчак белә идем,
Төшләремдә микән күргәннән.
Төннәремдә балкыр йолдызым син,
Мин сине сөйгәнмен күптәннән.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Наденем наши боевые ордена Игорь Морозов  Koi no Bakansu японский оригинал песни  Реп про пейна  Shop And Bar Pull and Bear  Hovo vay vay  Календула  В Африке слоники прикол 
О чем песня
Филус Шангареев - Мин сине соям куптэннэн?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен