Мин бэхетле (acoustic) (О.Ильюп көе & сүз.) (исполнитель: Оксана Ильюп)

Миңа тыныч бу дөньяда.
Мин бәхетле. Мин бәхетле!
Мин канатлы - оча алам
Күккә хәтле, күккә хәтле!

Миңа җиңел, миңа рәхәт
Язын яфрак ярылганда.
Яңа җырның тыныч кына
Аккордлары яңгыраганда.

Каршы алса назлы гөлләр
Иртәләрен чәчкә атып;
Күңелемне чит кешеләр
Куптармаса гайбәт сатып.

Шигырләрдә вакыт-вакыт
Туып торса яңа юллар.
Бүләк итә кабат язым
Яңа өмет, якты уйлар. 

Ул уйларны берәм-берәм
Моңлы гына көйгә салам.
Мин бәхетле, мин канатлы!
Мин күкләргә оча алам!

Оксана Ильюп
#ОксанаИльюп
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Sunny Afternoon The Kinks  Мой смысл жизни  Iceage Ecstasy  Iceage Morals  Iceage On My Fingers  Iceage How Many  Iceage Forever  Iceage Plowing Into The Field Of Love 
О чем песня
Оксана Ильюп - Мин бэхетле (acoustic) (О.Ильюп көе & сүз.)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен