Энилэр(2016),(на татарском)слова Гульнары Махияновой,музыка Разиды Ахметовой (исполнитель: Разида Ахметова)
Әниләр Гөлнара МАХИЯНОВА сүзләре Рәзидә Әхмәтова көе 1.Әнкәйләрнең назлы карашына Күзләренә сыйган бар галәм, Кадерликче газиз әнкәйләрне. Мәрхәмәтле булсын һәр балаң. Куш.-та: Әни, әни! Иң кадерле исем! Телдән төшмәс кайда йөрсәм дә! Шәл-яулыгың иңнәремә салып Балачакка кайтып килсәм дә... 2. Озатып кала, каршы чыгып ала Тыңгы белмәс газиз әнкәйләр. Кайнар икмәк, назлы караш белән Сөтлө чәен ясап... көтәләр... Куш.-та: Әни, әни! Иң кадерле исем! Телдән төшмәс кайда йөрсәм дә! Шәл-яулыгың иңнәремә салып Балачакка кайтып килсәм дә... 3. Әнкәй, әнкәй! Иң кадерле исем! Тик моңсурак нигә күзләрең? Моңлы кошның моңын отар идем, Табалмыймын әйтер сүзләрне...