Гомерләр бер генә,кадерен бел генә.Вакытлар әрәмгә (исполнитель: Анвар Нургалиев)

Гомерләр бер генә,
Кадерен бел генә – 
Вакытлар әрәмгә узмасын.
Гөрләтеп яшәп кал,
Изгелек эшләп кал – 
Үкенергә генә язмасын.

Беребез дә җиргә килмәгән мәңгегә,
Барыбыз да – кунак бу дөньяда.
Кемгә күпме язган,
Кем соңлап, кем алдан – 
Барысы да язмышың кулында.

Тормышның юллары
Урау hәм бормалы,
Сынавы аның бит мең төрле.
Ни генә булса да,
Күңелләр тулса да,
Дөньяда яшәве күңелле.

Тормышың мәгънәсен,
Яшәү кагыйдәсен
Бик соңлап кына аңлыйбыз.
Үзеңнән соң әгәр
Салсак якты эзләр,
Димәк, без юкка килмәгән.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Зеленоволосая дева  7sp серые дни  ДВИГАЙ ЗАДОМ ЭЛВИН  Font - Сумасшедшее чувство remix  Эльдар Долгатов - Слезы  YARMAK SERDCE PACANA  Ты моя нота 
О чем песня
Анвар Нургалиев - Гомерләр бер генә,кадерен бел генә.Вакытлар әрәмгә?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен