Саз төбе (исполнитель: subrA)

Ничек башларга миңа яңа шигырьне
Ничек җиткерим сиңа үземнең фикерне
Меңләгән уй барысын да килә язасы
Күңелем кайный булыр иде әллә файдасы
Әллә дәвасы, әнә бит Уфа каласы
Тәрәзәм артында, ә мин беренче катында
Тулай торакның тагын кабат керәм укырга
Хәр мизгелнең үз тәме тик әрәм булырга
Язмасын аңарга эх борылып карарга
Үткән тормышыма гүя ак сакалларга
Тик ак сакал түгел әле дустым иртәрәк
Хәр мизгелнең үз тәме шуны белергә кирәк
Әйе бәлки кирәктер тик кайчан бик кыен
Кайчан белеп бетереп булмый кая керә синең муен
Күңелең әйтә икән: кирәк, димәк кирәк
Кирәк димәсә ул эшең булыр имгәк

Тик каян мин белим күңелем нәрсә теләй
Бер карасаң болай ярый, бер карасаң тегеләй
Барсы да яхшылыкка, начарга бирмә әхәмият
Бисмиллаңны әйт, иң мөхиме ул ният
Ходаем рәхмәт, Әнкәй-Әткәй рәхмәт
Тик кулым язганда башым булганда сәламәт
Булам үз юлымда ышанмаса да бөтен галәмәт
Чөнки сазым әйтте: зур сәхнәдән сәлам әйт

Иң мөһиме үзеңә гел әйтергә дөресен
Хәр вакыйгада Ходайның күрергә дәресен
Күр үзең Җәлил: кирәк әллә дәлил?
Ходай сакламаса килер иде Газраил
Азырак уйла димәк кайдадыр хата бар
Бер урында ике абынмаган бәхетен табар
Булганы булган инде кайтып булмас кирегә
Үкенеп утырма кирәк бер басып биергә
Уйлаган да юк хыялга куярга нокта
Барсы да минем кулда бу ерганакта
Тирә якта зинхар дустым эзләмәчәле син гаеп
Син гомреңнең хуҗасы утырмачәле челәеп
Теләкләре зур омтыла кеше биеккә
Гел саз төбе булмас куелыр тиеше тиешкә
Бүген белән бетә дөнья бүген белән генә
Үзеңне тыңла кирәкми меңләгән данә
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Вороны Простила его Я ему ВСЕ  Люби если хочешь любить так сильно Оксана Козунь  JC - Абсолютный эгоист  Дым монатик  Рената Кац-Это лишь сон  Рахманинов Поэма Колокола для  Гомора люблю  Sandra n akcent - amor gitana 
О чем песня
subrA - Саз төбе?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен