Дәү әнием (исполнитель: Гөлнара Тимерҗанова)

Дәү әнием хатлар язган.
Сагынып көтә икән.
Көтә-көтә, йомгакларын
Бер бәйли-сүтә икән.

Дәү-әнием,  дәү-әнием,
Салма җылы шәлеңне.
Сагынып сиңа ашкынабыз,
Белергә дип хәлеңне.

Йокы алдыннан җылы сүзләр
Кемнәргә сөйлисеңдер.
Без булмагач ялгыз өйдә
Юксынып йөрисеңдер.

Дәү-әнием,  дәү-әнием,
Салма җылы шәлеңне.
Сагынып сиңа ашкынабыз,
Белергә дип хәлеңне.

Кайтыр барлык оныкларың,
Сагынуларың сүрелсен!
Күзләреңдә синең бары
Шатлык яме түгелсен!

Дәү-әнием,  дәү-әнием,
Салма җылы шәлеңне.
Сагынып сиңа ашкынабыз,
Белергә дип хәлеңне.

Дәү-әнием,  дәү-әнием,
Салма җылы шәлеңне.
Сагынып сиңа ашкынабыз,
Белергә дип хәлеңне,
Белергә дип хәлеңне...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Teardrops on my guitar Taylor Swift  Goodbye my friend  Белый или черный  Wicked Game Chris Isaak  Cryin  Sublime smoke two joints  John Barrowman 
О чем песня
Гөлнара Тимерҗанова - Дәү әнием?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен