мин беген теш курдем хэм куркып уяндым,тешемдэ мин сине (исполнитель: салават)

Мин бүген төш күрдем 
Һәм елап уяндым.
Ул төштә мин сине югалттым.
Ялгызым нишләрмен,
Кәдерлем, эх, җаным?
Гомерлек бит сине яраттым!

Юрадым ул төшне
Гомерең озынга.
Мәнгегә югалма,
Бәхетле бул гына!

Юрадым ул төшне
Гомерең озынга.
Мәнгегә югалма,
Бәхетле бул гына!

Изгелек теләдем,
Якшыга юрадым.
Шатлыгы син миңа доньяның.
Ягымлы күзләрең
Яратып туймамын!
Тормышның бар ямен тыямын.

Юрадым ул төшне
Гомерең озынга.
Мәнгегә югалма,
Бәхетле бул гына!

Юрадым ул төшне
Гомерең озынга.
Мәнгегә югалма,
Бәхетле бул гына!

Мин бүген төш курдем,
Кәдерем, моңладым.
Тагында көчлерәк яраттым!
Юатты сүзләрең,,
Янымда булуың.
Күрдемдә- кайгымны тараттым.

Юрадым ул төшне
Гомерең озынга.
Мәнгегә югалма,
Бәхетле бул гына!

Юрадым ул төшне
Гомерең озынга.
Мәнгегә югалма,
Бәхетле бул гына!

Мәнгегә югалма,
Бәхетле бул гына!

Мәнгегә югалма,
Бәхетле бул гына!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Japan European Son  Japan I Second That Emotion  Japan Automatic Gun  Japan Love Is Infectious  Miracle Paramore  Japan Obscure Alternatives  Moth Moss Icon  Hidden Orchestra Strange 
О чем песня
салават - мин беген теш курдем хэм куркып уяндым,тешемдэ мин сине?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен