Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Кадерле җан Ләйсән Кәшфи сүзләре, Руслан Каримов көе Күзләреңне күрмәдем мин Тимәде кулың кулга Матур гөлләмәләр тотып Чыкмадың никтер юлга... Кушымта: Зыңлап тора тик бер сорау: “Кайчан? Кайчан?” Офыкларда пәйда булыр Кадерле җан... Бу тартылу гомерлекме, Мәңгелекме бу тартылу? Җирдә туфан калыкса да Тартылудан юк котылу... Араларда җил-давыллар Сәлам дә юк, хәбәр дә юк. Кадерле җан дәшә сыман Уйларымнан юллар салып..