Син киттен дэ... ("Син онытма жирдэ мин барын", Лилия Тимирова белэн дуэт) (исполнитель: Ильнур Сагитов)

«Син киттең дә...»

Син киттең дә
күңелем буп-буш калды,
Бөтен яме бетте дөньяның.
Канатлары сынган кош шикелле,
Бәргәләнде ап-ак хыялым.

Төн елгасын йөзеп чыга-чыга,
Көчем бетеп, арып егылдым.
Ярда син юк, әкрен генә үксеп,
Ялгыз талга барып сыендым.

Салкын җилгә күкрәгемне ачтым:
- Суытыгыз минем йөрәкне.
Җилләр кинәт кайнарланып китте,
Өтеп-өтеп алды күкрәкне.

Иренемдә елмаюлар сүнде,
Йөзләремнән качты яктылык.
Күңел кылы, өзеләм-өзеләм диеп,
Бар көченә куйды тартылып.

Ә бит, юкса, шаярудан гына
Киткән кебек идем кабынып.
Хыяллардан учак яга-яга
Яшәрмендер, ахры, сагынып.

2002.Фэнис Яруллин
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Погибель Святослава Реанимация  Lights Bassnectar Remix Dubstep Ellie Goulding  Beautiful People Say Sia feat David Guetta  Руки вверх доброе утро  Спасибо за поздравление  Олег река  This Jesus Must Die Andrew Lloyd Webber  Я стану счастливой 
О чем песня
Ильнур Сагитов - Син киттен дэ... ("Син онытма жирдэ мин барын", Лилия Тимирова белэн дуэт)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен