Туган жирем - Татарстан (минус) (исполнитель: Эльнар Сабирзянов)

Идел ярларына нурлар сибеп
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем — Татарстан

Кая гына китеп,
Кайларга бармадым,
Сагынып кайттым
Иделем таңнарын.

Биш диңгезгә карап елмайгандай,
Балкый безнең Казан ерактан.
Коры җирне шаулы диңгез итә
Хезмәт сөйгән халкың, Татарстан.

Кая гына китеп,
Кайларга бармадым,
Сагынып кайттым
Иделем таңнарын.

Күпме җырлар җырлый халкым бүген,
Туган җирем, синең турында.
Мин бәхетле сине сөюемне
Әйтә алсам шушы җырымда.

Кая гына китеп,
Кайларга бармадым,
Сагынып кайттым
Иделем таңнарын.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Моя маленькая истеричка II глава Денис Лирик  Благослови душе моя Господа  Реп школа-алкоголь  Иван купало сваты 6  Техно-Пранк  На далекой Амазонке Олег Митяев  Полно ветер всем  Заводы стоят одни гитаристы в стране Ленинград 
О чем песня
Эльнар Сабирзянов - Туган жирем - Татарстан (минус)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен