"Ышанасы килми" (Әнгам Атнабаев) (исполнитель: Гүзәл Корбангалиева)
Ышанасы килми Кичә берәү бу дөньядан китте, Каршы торалмады үлемгә. Кеше гомере мәңге түгелгә Кыен булып куйды күңелгә. Кыен булды… Ләкин бүген иртән Кояш чыкты, көлеп, кызарып. Вак-вак басып, көянтәсен асып, Суга китте күрше кызлары. Җилләр исте… Җилләр түбән очтан Алып килде төтен исләрен. «Кемнәр бүген кунак чакыра икән, Иртә яккан шулай мичләрен? Кемнәр икән бүген шатланыр – Хатлар алыр икән ерактан? Кайсы кызның бәхете җиңәр икән – Кемнәр кайтыр икән солдаттан?..» Уйларымны челпәрәмә ватып, Килеп керде күршем атылып, – Үзе көлә, үзе аптырый – Игез малай тапкан хатыны! Җир өстендә яңа көн башланды, Җиңел булып китте күңелгә. Җиңелмәслек нәрсә түгел лә – Ышанасы килми үлемгә, Кеше гомере мәңге түгелгә. Әнгам Атнабаев