Кайтып керегезче (исполнитель: 16.Караоке)
1. Туган илгә бөек Җиңү килде – Бәйрәм тантанасы урамда. Югалтулар, күз яшьләре аша Җиңү язы килде дөньяга. Кушымта: Җиңү язы килде, күпме илгә Яу кырыннан кайтмый калдылар. Ап-ак чәчле һәрбер ана көтә Кайтыр диеп әле оланнар. 2. Көтә-көтә күпме еллар узды, Ә йөрәкләр хаман яшь әле. Кайтып керегезче авылдашлар Сөендереп безнең күңелне. Кушымта: Җиңү язы килде ,күпме илгә Яу кырыннан кайтмый калдылар. Ап-ак чәчле һәрбер ана көтә Кайтыр диеп әле оланнар.