Кайда син, гармун (karaoke version) (исполнитель: Закир Шаһбан)

Чыңладың, гармун, моңландың, гармун,
Айлы кичләрдә тынмадың, гармун,
Үз итеп кенә сөйләдең безгә
Шул моңга кушып шатлыгың, зарың.

Әйтергә безгә оныттың бугай
Бу җирдә әле айрылу барын,
Ялгар идең син өзелгән моңны,
Кайда син, гармун, кайда син, гармун?

Кичләр дә җитә, айлар да калка,
Сагынып сине, дуслар да кайта.
Тик ятим күңел, өзелә үзәк
Яшьлек сердәшем гармуннан башка.

Язмышлар язган ачы сагышны
Таратыр иде синең тавышың,
Ник моңлы көйдә айрылды юллар,
Кайда соң гармун, кайда син, гармун?

Чыңласын гармун, моңлансын гармун,
Айлы кичләрдә тынмасын гармун,
Ярлар табышсын, парлар кавышсын,                                                   
Кайда соң гармун, кайда син, гармун?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Johnyboy-лавелас  2rbina 2rista-НАМАНА  Black Bros - Голос  Turkmen gozeli Mekan Atayew  Treck 2 dup step 2011 Pole Dance  Exactly extended SF Hnny 
О чем песня
Закир Шаһбан - Кайда син, гармун (karaoke version)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен