Пластмасстан түгел (исполнитель: Axelle)

Күптән инде вакыт, чит куллардан ага бирә
Чынбарлыкны ватып, дөреслекне йөзгә бәрә.
Тик танымыйм үземне, көзгедә бары шәүлә
Чын йөземне дә курсәтмим, һич танымас берәүдә.
Битлекләрне санламыйлар битарафлык курсәткәнгә
Моңсуланып карамыйлар, елмаеп үткәннәргә
Томан аша хаман тоям, халык хисе мине кисә
Гизәм алдау дөньясында, хакыйкатькә хаксыз тисәм
Чишәм галәм сорауларын, дөнья шавы таптамаса
Урамланды уйларым, урламауга карамастан 
Кем читлектә чери, кем иректә хакны курми
Киемнәрен алыштырып, йөрәгемне яңартам ди.
Җанда янгын көчәйсә дә, янгын кадәр янып булмас
Давылланып, ярсып, ташып үткәннәргә кайтып булмас
Хиссез җанга хаклык сыймас, мең кат хисләр арасында
Дуслар сыман хыянәтнең күләгәсен таратсыннар.

Припев:
Пластмасстан түгел мин, бетоннан түгел мин, 
Асфальттан түгел мин,  шул шәһәрдә яшим мин,
Йөрәксез түгел мин, бәгырьсез түгел мин
Хакыйкатьне күрәм мин, ник яшьләрем түгелми

Кай тарафка таба бара, бозлавыклы юлларым?
Карт булса да җылыталар, әниемнең куллары.
Бу милләтнең уллары без, улгән телне кем аңлар?
Трибунадан вәгъдә бирә, шәһәрдәге Аллалар.
Тормыш җайланачак диеп, хезмәт хакы кутәрелер,
Халык айныр шаукымнан, авырулар терелер.
Картлар зарын ишетерләр, почталарда гына түгел,
9нчы май көнендә, балкып торыр Казан күге,
Доклад сүзнен ахырында, озын итеп теләк теләр
Хәбәрләр ул инфо түгел, олыларга әкиятләр.
Барсын кичерергә кирәк, еллар уткәч сөйләр өчен.
Бу гавәмне тутыра, синең ише, минем ише.
Танымаслык түгел дөнья, асты өскә килсә дә,
Ялган һәрчак матур кебек, нинди күлмәк кисә дә.
Бәхет ачкычларын тишек кесәләргә салынган. 
Елмаегыз җавап итеп, зинһар өчен, мин ялварам
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Broken Social Scene Forced to Love  А что это такое  Полосы  Дожди-пистолеты - звери  Fatal feast 
О чем песня
Axelle - Пластмасстан түгел?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен