Син кайтмадын... (исполнитель: Гульсирень Абдуллина)

Син кайтмадың...

(Мансур Мозаффаров музыкасы,Сәхаб Урайский сүзләре.)

Бакчаларда гөлләр чәчәк атты
Тормышыбыз кебек ямьләнеп;
Урман күлләренә аккош кайтты,
Сандугачлар килде әйләнеп.

Сандугачлар килде, аккош кайтты,
Син кайтмадың киткән җиреңнән;
Аккош китәр урман күлләреннән,
Син китмәссең минем күңелемнән.

Аккош китәр килгән якларына,
Һаваларда канат кагынып...
Бик ямансу булган чакларымда
Кемгә карыйм, сине сагынып.

Дошман явын тар-мар иткән чакта,
Йөрәгеңнән кайнар кан тамды;
Үзең үлсәң, матур исемең калды,
Туган илгә даның таралды.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
As Above So Below Klaxons  Роналдо  Любовь настала роза рымбаева  49 дней  Любовь не играй  The Price Of Love Bon Jovi  Сладкий  Get Gone Fiona Apple 
О чем песня
Гульсирень Абдуллина - Син кайтмадын...?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен