Аткай - анкай алтын канат(2017).(Татар.)слова Ф.Давлетгареевой,музыка (исполнитель: Разида Ахметова)
ӘТКӘЙ-ӘНКӘЙ - АЛТЫН КАНАТ Слова Ф.Давлетгареевой Муз.Р.Ахметовой 1.Рәхмәтләрне сезгә әйтер өчен Бармы икән сүзләр дөньяда? Бәхет ташый безнең күңелләрдән Әткәй-әнкәй имин булганда. Кушымта: Әткәй-әнкәебез - алтын канат, Безнең өчен тормыш тоткасы. Нинди генә зур юллар үтсәк тә, Ата йорты – дөнья уртасы. 2.Озын гомер сезгә насыйп булсын. Әткәй-әнкәй, имин булыгыз. Сез көткәндә туган өебезгә Һич киселмәс кайтыр юлыбыз. 3 Әткәй-әнкәйле йорт – оҗмах йорты. Ишекләре - җәннәт капкасы. Изге терәк тормыш юлыбызда - Әткәй-әнкәбезнең догасы. Физалия Давлетгареева 20.11.14 год