Ярый эле мине тапкансын (О.Ильюп кое, сузлэре) (исполнитель: Оксана Ильюп)

Ярый әле мине тапкансың
(О.Ильюп кое, сузлэре)

1.Сикәлтәле тормыш юлларында
Минем кебек син дә адашкан.
Ак бураннар белән алып килде
Язмыш сине минем тарафка.

К-та:
Сине эзләп барыр юлларымны
Кыскартып каршыма килгәнсең.
Сиңа диеп калдырган ымнарны,
Эзләрне син, димәк, күргәнсең.
Ярый әле син мине тапкансың,
Мин сине тапканмын, кояшым.
Бу тормышның бормалы, кыялы
Юлларын үтәрлек юлдашым.

2. Еракта офыклар кушылган якларда
Ялгызы мин бардым чүлләрдән.
"Хыялымнан чыккан кыз" диеп син
Яңгыр булып яудың күкләрдән.

3. Кайларда йөрсәм дә җилләр аша
Шигырьләрем сиңа юлладым.
Тавышымны ишетеп килер, бәлки
Диеп җырларымны җырладым.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
МинусовКа ранетКи- одна  Свечи трофим  Прониклась мной Иван Дорн и  Многоточие дай огня  The dartz фонарь  Про ирину  Ты его зая 
О чем песня
Оксана Ильюп - Ярый эле мине тапкансын (О.Ильюп кое, сузлэре)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен