Ак бураннар (исполнитель: Рустам Шакиров)
Ак бураннар буйлап киләм Ак бураннар эченнән. Гомерем дә әнә шулай Күпме бураннар кичергән . Бик риза мин язмышыма Бураннар язганына. Ак бураннар белән барам Мин якты язларыма . Бураннарга буйсынам мин, Буйсындыра да алам. Торган саен якыная Бураннар белән арам. Кышның утлы бураннары Ярсып уйный канымда. Кызу канлы бураннарны Кичәр идем тагын да.