Байрам буген (исполнитель: Казан Егетлэре)
Бәйрәм бүген Җәүдәт Фәйзи көе Габдулла Тукай сүзләре Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! — Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген; Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген! Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын; — Ул киенгәндер! — дидем, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Хис итеп һәр җирдә дә бер төрле хуш ис аңкуын; «Ислемай сөрткән икән дөнья!» — дидем, бәйрәм бүген! Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын: Сөйләшәләр үзара: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..» Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен; Анысы да сөйли тагын: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..» Перевод на русский: Сегодня праздник Веселье во всем мире, есть одна прелесть сегодня! — Отчего это? — Я знаю: сегодня праздник, сегодня праздник! Каждый охвачен одним волнующим чувством; И моя душа играет праздничный мотив: сегодня праздник Солнце светит ярче обычного, я вижу; — Оно приоделось наверно! — говорю, сегодня праздник, сегодня праздник! Чувствуешь везде один и тот же душистый запах; «Мир надушился аромамаслами!» — говорю, сегодня праздник! С берега слушал я волны вод: Говорят между собой: « Сегодня праздник, сегодня праздник!..» Подслушал тихонько когда веял я праздничный ветер; И он говорит: Сегодня праздник, сегодня праздник!..»