Канатым (сл.Гөл Чәчәк, аранжировка Зульфат Валиуллин, муз. Ильгиз Мухутдинов) (исполнитель: Ильгиз Мухутдинов)
Килсә килсен әйдә салкын кышлар, Купса купсын ачы бураннар. Мин түзәрмен ачу-сынауларга, Син, өметем, янда булганда. Коелалар нурлар чәчәкләргә, Яктылыкны сибеп таң ата. Шушы матурлыкка очармын мин, Иңнәремдә булса канатым. Шушы матурлыкка очармын мин, Иңнәремдә булса канатым. Яуса яусын әйдә яңгырлар да, Төшсә төшсен кайнар яшеннәр. Мин гизәрмен иңләп диңгезләрне Ак өметем бул син, җанашым. Коелалар нурлар чәчәкләргә, Яктылыкны сибеп таң ата. Шушы матурлыкка очармын мин, Иңнәремдә булса канатым. Югалсалар әйдә югалсыннар Алтыннарым кемдә көмешем, Тик калдырма берүк ялгызымны Пар канатым кигән өчен. Коелалар нурлар чәчәкләргә, Яктылыкны сибеп таң ата. Шушы матурлыкка очармын мин, Иңнәремдә булса канатым. Шушы матурлыкка очармын мин, Иңнәремдә булса канатым. Шушы матурлыкка очармын мин, Иңнәремдә булса канатым.