Абага чәчәге (очень глубокий смысл) (исполнитель: Айдар Галимов)

Абагадай серле синең мәхәббәтең,
Кайчан чәчәк атар – белмәссең.
Өзгәләнеп сине, сине чакырсам да
Ишетмәссең инде, килмәссең.

Абагадан юкка бәхет сорама син,
Нинди генә матур чәчәк атса да.
Син ашыкма мине, мине югалтырга
Юлларыңда өелеп алтын ятса да.

Карурманга кердем бары сине эзләп,
Күрсәтер дип юлны абага.
Чәчәгенең сихри яктылыгы сине
Ярдәм итәр диеп табарга.

Абагадан юкка бәхет сорама син,
Нинди генә матур чәчәк атса да.
Син ашыкма мине, мине югалтырга
Юлларыңда өелеп алтын ятса да.

Шундый матур итеп, чәчәк ата, диләр,
Тирә-якны күмеп яктыга.
Абаганың шулай чәчәк атмавын да
Юрыйсыдыр, бәлки, яхшыга.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Сергей морозов  А на окне  Сережа местный дети  Anabela  Сережа местный город  Сережа местный как  Konomi Suzuki - This Game  ПЕСНЯ ПРО ВАЗ 
О чем песня
Айдар Галимов - Абага чәчәге (очень глубокий смысл)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен