Кичер мине, энкэй, гафу ит (Ильхам Шакиров cover) (исполнитель: Айдар Курмандаев)

Кайтырмын дип, хатлар язуыма
Көннәр түгел, айлар үттеләр;
Әмма юлларым, сиңа илтмичә,
Еракларга алып киттеләр.

Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын,
Утыңны сүндермичә, мине көт;
Сине көттереп тә кайталмасам,
Кичер мине, әнкәй, гафу ит.

Көтәсеңдер син мине, кайтыр дип,
Тезелешеп кошлар кайтканда;
Улым дип, син ишек ачасыңдыр,
Көзге җилләр тәрәз какканда.

Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын,
Утыңны сүндермичә, мине көт;
Сине көттереп тә кайталмасам,
Кичер мине, әнкәй, гафу ит.

Көтәсеңдер хат ташучы килсә,
Кош теледәй сәлам бардыр дип;
Хат булмаса, өмет итәсеңдер:
Иртәгә, бәлки, булыр дип.

Юлга чыгам, әнкәй, кайтыр юлга,
Утыңны сүндермичә, мине көт;
Шушы юлда тагы озакласам,
Кичер мине, әнкәй, гафу ит.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Макарена noize mc  18 мне уже минус  Where Does The Time Go The Bamboos feat Aloe Blacc  Маликов звезда  Sex Machine из рекламы Nescafe dolce gusto  Нож Сука Триагрутрика  Порт (812) 
О чем песня
Айдар Курмандаев - Кичер мине, энкэй, гафу ит (Ильхам Шакиров cover)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен