Кыз бала (Татар халык сүзләре, Алик Локманов көе) (исполнитель: Вәсилә Фәттахова)

Күгәрченкәй егылып төшкән
Мәчет мәндәрләренә.
Кыз бала тугач та ята
Кайгы мендәрләренә.

Ишек алды вак кына,
Вак кына, куак кына.
Кыз балага сүз әйтмәгез,
Кыз балага сүз әйтмәгез.
Кыз бала кунак кына.

Кыз бала кызык ташлый,
Яулыгын салып ташлый.
Кыз бала шуңа бәхетсез,
Үз башын үзе ашый.

Ишек алды вак кына,
Вак кына, куак кына.
Кыз балага сүз әйтмәгез,
Кыз балага сүз әйтмәгез.
Кыз бала кунак кына.

Агыйделнең буйларында,
Ак кош аталар микән?
Бәхете булмаган кызга,
Бәхет саталар микән?

Ишек алды вак кына,
Вак кына, куак кына.
Кыз балага сүз әйтмәгез,
Кыз балага сүз әйтмәгез.
Кыз бала кунак кына.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Рыцар Байда  Mark Knopfler Love and Happiness  Biches  Friends Aura Dione  Feel-для тебя  Bob Dylan Highway 61 Revisited 
О чем песня
Вәсилә Фәттахова - Кыз бала (Татар халык сүзләре, Алик Локманов көе)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен