Песня Аксылу (муз.Э.Низамова, сл.Р.Хариса) (исполнитель: Эльмира Калимуллина)

Алтын беләзекләремне
син кидердең түгелме?
Кулларыңны беләгемә
син тидердең түгеме?

Алтын йөзегемә энҗе
син кидердең түгелме?
Бармагыңны бармагыма
син тидердең түгелме?

Кулларыңның ныклыгын,
тыныңның кайнарлыгын
хәтерли минем җаным,
хәтерли минем тәнем!

Колак алкаларымны да
син кидердең түгеме?
Кайнар тыныңны битемә
син тидердең түгеме?..

Күз нурларың белән мине
син көйдердең түгелме?
Йөрәгемә кайнар хисләр
син тидердең түгелме?

Кулларыңның ныклыгын,
тыныңның кайнарлыгын
хәтерли минем җаным,
хәтерли минем тәнем!

Кулларыңның ныклыгын,
тыныңның кайнарлыгын
хәтерли минем җаным,
хәтерли минем тәнем!

Хәтерли минем җаным...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Многотичие  Андрей Леницкий - Мой пульс  Dari dam  Уничтожте  Пугачева Осень  Выход снегурочки  Неигрушка  KEMPEL - светская львица 
О чем песня
Эльмира Калимуллина - Песня Аксылу (муз.Э.Низамова, сл.Р.Хариса)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен