Зенгер кюльмяк (исполнитель: Татарская классика)
Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә, Зәңгәр күлгә көн дә киләсең. Йөрәгеңдә нинди утлар яна? — Уйларыңны килә беләсем. Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә, Яшел болыннардан үтәсең. Болын чәчәкләрен җыя-җыя, Кемне болай сагынып көтәсең? Зәңгәр күлмәгеңнең зәңгәрлеге Хәтерләтә аяз күкләрне. Нинди иркә сүзләр ачар икән Күңелеңнең серле бикләрен?!