"Нурлы Казан" Тәслимә Низами шигыре, М.Мухин көе (исполнитель: Асылъяр)
Нурлы Казан Тәслимә Низами шигыре, М.Мухин көе Иңгән мәллә Нурлы Казан Салават күпереннән. Җиде район – җиде төсе, Елантау нәселеннән. Кушымта: Бердәнбере татарымның, Сыенырлык кыясы. Мең тарихлы, Кол Шәрифле Гүзәл Казан каласы. Иман нуры сибеләдер Күккә иңгән айлардан. Яралган безнең татарлар Гыйльми, тырыш җаннардан. Кушымта: шул ук. Таш пулатлар тезелгәннәр Җәннәт бакчаларында. Мең һөнәрле гигант шәһәр Яши татар җанында. Кушымта: шул ук. Акбүз атта дуслык йөри Күпмилләтле мәркәзем. Ак барслы татар иле Таң калдыра җир йөзен. Кушымта: шул ук.