Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Сизмәсеннәр, белмәсеннәр диеп, Учка төйнәп сабыр тамчыларын, Кайчакларда җитә соңгы чиккә Түзеп тору язмыш камчылавын. Язмыш атса уттан дәрьяларга, Сабыр итеп сафсаң сарыларга. Канат куеп күккә күтәрерлек Кешең булсын килеп сарылырга. Күз яшьләре аша шашып көлеп, Язмыш белән уйнаганда уен, Упкыннардан сине йолып алыр- Якын кешең кочагына сыен. Күтәралмас хәсрәт чыкса юлга, Түзалмаслык бәхет төшсә күктән, Чит-ятлардан сине яшерерлек Сарылырга кочак булса җитә.